КЫМЫЗЧЫ и. 1) Кымыз ясаучы, кымыз ясау остасы яки кымыз сатучы. Тукай көнозын кымызчы казаклар янында яки үз бүлмәсендә язу-сызу, газета-журналлар уку белән мәшгуль. С.Сабиров

2) сөйл. Кымыз белән дәваланучы. [Хәйри:] Кымызчылар ята торган башкорт авылларына берничә кеше җибәрсеннәр. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә