КЫМЫЗЛЫК и. бот. 1) Кымызлыкчалар семьялыгыннан, өчәрле яки бармаксыман катлаулы яфраклы, яфракларында һәм сабагында әче кислотасы булган үлән үсемлек; русчасы: кислица. Чыршы урманындагы үләнчел үсемлекләрнең күпчелеге (ландыш, кымызлык, бүре җиләге) тамырчалардан үрчиләр. Ботаника. Алар янында сез яфрагы өчәрле кымызлык, ат тоягы эзенә охшаган яфраклы тайтояк үләне --- һәм башка кайбер үсемлекләрне очратырсыз. Ботаника 2) Карабодайчалар семьялыгыннан шактый биек сабаклы, яфрагының ике ягы да очлы, ак чәчәкле, яшь вакытында әчкелт көпшәсе ашала торган үлән үсемлек; Альп кырлачы; русчасы: кислянка, кислец. Ак чәчәкләр, кыңгыраулар, мәтрүшкәләр, андыз, бөхтә, кымызлык үләннәре чалгы чапкан уңайга исерткеч хуш ис бөркә, сут агыза. Г.Якупова. Кылганнар арасында тамак ялгарлык бернинди үлән әсәре – кымызлык, кузгалак, балтырган, сарана, җиләк сыман нәрсә күзгә чалынмады. А.Хәлим |