КЫМЫЗ I и. 1) Бия, дөя яки кәҗә сөтеннән махсус ысул белән ачытып ясалган эчемлек (кайбер авыруларны дәвалау өчен дә кулланыла). Ачы гына баллар, төче баллар Әтиемә кымыз күренгән. Җыр. [Бай] Җәйләүдән җәйләүгә йөреп, кымыз эчеп, кәеф-сафа коруны гына белгән улларыннан мине якынрак күрде. А.Расих 2) сөйл. Кымыз белән дәвалану урыны. [Гали Зөләйхага:] – Хәзер авырыйм, кымызга барып кайтыйм әле, – дип әйттең. Әмма кымызга бармадың. Г.Коләхмәтов |