КЫМШАТУ ф. Нәрсәне дә булса урыныннан кузгату, хәрәкәткә китерү. Аңа [козгынга] киләчәкнең барысы да билгеле, шуңа күрә ул юк-барга илтифат итеп вакланып та, канатларын кымшатып та маташмый. А.Хәлим Кымшатып карау Кымшатырга омтылу. Лениза сиздерми генә янәшә торган капчыкны кымшатып карады. М.Маликова. Юл кырыендагы кәсләрне аяк белән кымшатып карадык. Идел Кымшатып кую Аз гына кымшату. Еракта алтын төлке җемелдәп торган койрыгын кымшатып куйды. Р.Зәйдулла |