КЫМШАНУ ф. 1) Урыныннан кузгалу, аз гына хәрәкәткә килү. ...Кем уйный? – Иртә ягыннан Яңгырый сихри моңнар. Күзләрен ачты… тыңлады... Кымшанды хәлсез куллар. Г.Сәгыйров. Тыны бетте [Нурлыбикә] аны сизмәде, чигәләренә нидер кадалгандай булды – кымшанмады: ничек туктап калса, шул халәтендә тора бирде. Г.Кашапов. Ләкин кеше дигәнең һичнинди хәрәкәтсез тора алмый: кымшана, селкенгәли. Ф.Яруллин

2) Эш башлау, нәрсә дә булса эшләргә тотыну; кузгалу. Гражданнар! Учак әкрен яна... Кымшаныгыз инде шундый чакта! Зөлфәт. Аллага ышан, үзең кымшан дигәндәй, Алла бирмәгәнне мулла бирмәсен бик яхшы беләсең син. М.Хәсәнов // Нәрсә дә булса эшләргә уйлау; берәр эш эшләргә булу, карар итү. [Җәләл:] Бурычка дигән булып, азрак кылын тартып караган идем, бер дә кымшанмый. Ш. Камал

3) Бушаудан һ.б. сәбәпләрдән какшап, селкенеп тору, урыныннан кузгалу. [Гәрәй:] Кайбер кымшаныбрак торган забойлар була ич. Ш.Камал. Кымшанган ботаклардан эре тамчылар коелды ---. М.Маликова

Кымшанып карау Кымшанырга омтылу; юкл. форм. чак кына да, аз гына да кымшанмау. Әйберләремне капчыкка төйнәгәч, уятам моны [сержант хатынны], кымшанып та карамый. Х.Камалов

Кымшанып кую Бераз, сизелер-сизелмәс кымшану. Тавыш чыкмады, тешләр арасына тулган ком бөртекләре шыгырдады да, бүрәнәдәй шешенгән тел кымшанып куйды. Х.Ширмән. Кымшанып куйды туфрак җир. Диварлар түкте яшь. Г.Морат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә