КЫМТЫРЫКЛА’У ф. 1) сөйл. Кармау, кармалау; капшау. [Сәфәргали] --- кесәсендәге сабынын кымтырыклый. Ф.Хөсни. Менә син мине базарга йомышка җибәргән арада, кара өйгә кереп, минем хатынны кымтырыклыйсың ---. М.Мәһдиев 2) сөйл. Өзлексез сорап тору, үтенү; сорашып йөдәтү 3) диал. Аз-азлап алып тору; сиздермәстән алу Кымтырыклый башлау Кымтырыкларга тотыну. Тәнне суык кымтырыклый башлады. Ф.Сафин. Икенчесе: «Син, агайне, Татарстанныкымы, әллә Себер егетеме?» – дип, Мәхмүтне кымтырыклый башлады. З.Фәтхетдинов Кымтырыклый бирү Һичнигә карамыйча кымтырыклавын дәвам итү Кымтырыклап алу Бераз кымтырыклау Кымтырыклап йөрү к. кымтырыклап тору Кымтырыклап тору Бертуктаусыз кымтырыклау. Хәерниса --- тегене кыл, моны эшлә дип, гел кымтырыклап тора. Т.Галиуллин |