КЫМТУ ф. 1) сөйл. Атка атланып барганда, аны тизләтү өчен аяклар белән янтыгына төртү. Закир --- – атны аяклары белән бер кымтый, чыбыркы белән кабыргага, очага бер бирә дә дулатып чаптырып китә. Г.Ибраһимов 2) сөйл. Төрткәләү, капшау. Кинәт ул [Канәгать] аяк чәлтерләрен төрле яклап нәрсәнеңдер кымтый, кытыклый башлавын тойды. А.Хәлим. [Вак балык] --- әниләренең корсагы астыннан имчәк эзләгән сукыр песи балалары кебек, кечтеки авызлары, борыннары, мыеклары белән аны кымтыпмы кымтыйлар, капшапмы капшыйлар! А.Хәлим 3) сөйл. Нык кысу. [Мөдәррис] --- ачуы килеп, гадәтенчә, аскы ирене белән өске иренен шундый көчле итеп кымтыды ки, гүя өске ирен шундук ашалды, юкка чыкты, ә менә аскы ирене танавына кереш сыман тартылып кушылды ---. А.Хәлим 4) диал. Бөкләү, кыстыру, җыю, җыеп кую. Итәкне кымтып утыру 5) сөйл. Суыру, имү. Ул ирене белән иренен кымтып, җаны ләззәт кичерде һәм Ходай Тәгаләнең мондый тел ачкычлары бирүенә чиксез куанды. А.Хәлим Кымтып алу Тиз генә бераз кымту. Искәндәр иреннәрен кымтып алды. М.Кәбиров Кымтып кую Сизмәстән, бер тапкыр кымту. Малай аңа мөлдерәтеп карады да иренен кымтып куйды ---. М.Кәбиров Кымтып тору Бертуктаусыз кымту Кымтып яту Озак вакытлардан бирле кымту, суырып, имеп яту. Нәгыймнең үзенә дә караклык тәме йөгермәгәнмени? Ничә еллардан бирле алар шыпырт кына тимер юлны, станцияне кымтып яталар ич! А.Гыйләҗев |