КЫ’М-КЫРЫЧ с. 1. 1) Бик күп, исәпсез-хисапсыз. [Давытның] Дус-ише кым-кырыч аның. А.Гыйләҗев. Өйдә дә эшем кым-кырыч. А.Гыйләҗев 2) Тар, аз, кысан (вакыт тур.) 2. рәв. мәгъ. Мәш килеп, мавыгып, бик тырышып. Әнә шулай тылда калган карт-коры, хатын-кыз белән янәшә фронт өчен дип кым-кырыч эшли, тормыш йөген тарта торгач, зар-интизар булып көткән Җиңү көннәре дә килеп җитте. Җ.Дәрзаман |