КЫЛЫ’Ч ҮЛӘН и. бот. Ароидчалар семьялыгыннан сазлыкта үсә торган кылычсыман кыяклы күпьеллык үлән үсемлек; сусын; русчасы: аир. Сару кайнаудан котылу өчен, бер кисәк кылыч үлән тамырын чәйнәп йотарга кирәк. Мәдәни җомга. Чәч коелганда, кавыкланганда, җир тамыры, кылыч үлән --- булыша. Сәламәт булыйк! |