КЫЛЫЧЛЫ с. 1. Кылыч таккан, кылыч белән коралланган. Шулай көзнең караңгы авыр төненең берсендә кылычлы, мылтыклы кешеләр килделәр. Г.Ибраһимов. Аларның [мәхбүсләрнең] барын да бер җиргә җыеп, вокзалның ары башына илтеп тезделәр. Әлеге кылычлы солдатлар аларны тирәли чолгап алдылар. С.Җәләл. --- һәр капка төбендә ялангач кылычлы сакчылар тора. С.Шәмси 2. и. мәгъ. 1) Кылыч белән коралланган, кылыч таккан кеше. Кылычлылар тагын кереп, ишекнең як-ягына бастылар. Г.Гобәй. Володя артлы чанага утырды, ике ягына ике кылычлы сикереп менде. Г.Әпсәләмов. Тирәсендә ике йөз мең кылычлы бар. К.Гали 2) иск. сөйл. Полициядә хезмәт итүче түбән чинлы кеше. Ике данә кылычлы янга килгән. Г.Тукай. Өйгә бер-бер артлы дүрт кылычлы килеп керде. Ә.Фәйзи |