КЫЛЫ’Ч БАЛЫК и. зоол. 1) Алабугасыманнар отрядыннан диңгездә яши, озынлыгы ике метрга җитә торган, югары казналыгы кылычсыман очлаеп үскән, гәүдәсе тәңкә белән капланмаган зур балык; русчасы: меч-рыба. Элеккечә, тыннар җитмәстәй тирәнлекләргә чумып та азапланмаган Дәй бу юлы коточкыч сигезаяклар, дәһшәтле кылыч балыклар --- белән дә сугышып-көрәшеп мәшәкатьләнмәгән. Р.Төхфәтуллин. Пенсионеркалар --- сумкаларын тоталар да кибеткә китәләр. Ә анда көн саен яңалык: --- туңдырылган «кылыч» балык яки мойва кайт[кан]! М.Мәһдиев. Кылыч балыкның гәүдәсе тасмасыман, ул ерак Көнчыгышта яши. Кызыклы ихтиология 2) диал. Карплар семьялыгыннан төче суларда яши торган юка сыртлы балык, кәлчәк; русчасы: чехонь |