КЫЛЫЧ II и. 1) Туку станогында: һәр аркылы җепне (аркауны) сугыла торган тукымага китереп беркетеп куярга ярдәм итә торган, зур тарак сыман әсбап. Шул ачуны менә хәзер Аллаярдан алырга иде дә, әни өйдә, ыстан алдында кылычны шап-шоп китереп, киндер сугып утыра. Ф.Мансуров. --- кылыч сүзе тора-бара тукучылык коралын – туку калагын һәм шул калак функциясен үтәгән тешле-ярыклы җайланманы да белдерә башлаган. Р.Әхмәтьянов. Сул кулда кылыч шуа, уң кулда соса йөри. Ә.Гаффар. Чачаклы киң сөлге тукыр идем, Үткәзә алсам киң иңле, әй, кылычка. Җыр 2) диал. Җитенне, киндерне талкыганнан соң сүсне йомшарту һәм чистарту өчен кулланыла торган юка агач калак |