КЫЛЫЧ I и. 1. 1) Чабып яки чәнчеп үтерү яисә яралау өчен хезмәт итә торган озын салкын коралның исеме. Иелгән башны кылыч кисмәс. Мәкаль. Тыштан чабып кергән баланың билендә кылыч, кулында ук-җәя күреп, Ихсан йөзен чытты. М.Хәбибуллин. Ул мәчет янындагы тупларны, иярле атларны, кылыч таккан кавалеристларны күреп кайткан иде. И.Гази. Кылыч өч төрле була: а) бер йөзе генә үткен кәкре корыч пластинкадан гыйбарәт корал; русчасы: сабля, шашка. Татарлар сул якка салындырып кәкре кылыч асканнар, яннарына җәя һәм ук тага торган савыт такканнар. Г.Гобәйдуллин. --- беренче ишеккә җитүгә үк, кынсыз, кәкре кылыч таккан пәһлевандай сакчылар Сәет белән Габдрахманның коралларын алып калды. В.Имамов. Ул буш кулы белән кәкре кылычын кыныннан алды да, уңга-сулга болгый-болгый, --- төтен күтәрелгән җиргә ташланды. Г.Гобәй; ә) ике йөзе дә үткен, озын туры корыч пластинкадан гыйбарәт борынгы корал; русчасы: меч. Почмакларга Урта гасыр рыцарьларының корыч киемнәрен бастырып куйганнар. Аларның билләрендә – озын туры кылыч, кулларында – сөңгеле айбалта. М.Юныс. Дошманның туры кылычын – татарның кәкре кылычы, сөңгене калкан каршылый, сөрәнгә сөрән авазы җавап бирә. С.Шәмси. [Бронзадан ясалган сында] Карл императорлык билгеләре белән сурәтләнгән: башында таҗ һәм сул кулында держава, уң кулына озын кылыч тоткан. Урта гасырлар тарихы; б) ике ягы да үткен булган аз гына кәкре кыска корыч пластинкадан гыйбарәт корал; русчасы: палаш. Атлар урыннарында басып тора алмыйлар, таптаналар, пошкыралар, --- яугирләр, гасабиланып, кәкре кылычларын калканнарына каккалап куялар. Р.Зәйдулла. Такатока бәхетсез Дзироның арзанлы коралын – кыска кылычны – җирдән күтәреп ала. Кызыклар дөньясында

2) күч. иск. Сугышчы кавалерист, кылычлы сугышчы. Өч йөз кылычтан торган отряд

3) күч. Кылычны хәтерләтә торган озынча әгъза. Укбалык --- ау вакытында үзләренең табигый коралларыннан – кылычтан файдаланалар. Кылычлары белән алар балыкларны яралыйлар яки үтерәләр. Кызыклы ихтиология

4) күч. Ялтырап киткән нур, яктылык тасмасы. Кинәт бар дөнья яктырды. Көтүче чыбыркы чыжлаткандай, уңлы-суллы яшен кылычы уйнады, күп тә үтмәде, күк күкрәгән тавыш бәләкәй өйне тетрәтте. Р.Мулланурова. Күк йөзен әле кара болыт каплый, әле яшен кылычлары телгәли. Г.Галиева

5) күч. Нәрсәне дә булса юкка чыгара торган көч, куәт символы. Бөтен дөнья контрреволюциясе, башы өзелгән аждаһа кебек, пролетариат кылычы астында өзеләчәк! Г.Ибраһимов. --- бу хәтәр шөгыль --- бик куркып кына кылына. Курыкмассың, бар! Баш очында гына үткен кылыч – Җинаять кодексының 120 һәм 121 нче маддәләре эленеп торсын да! Р.Вәли

2. с. мәгъ. 1) Кәкрәеп торган. Бераздан соң: – Таптык, таптык! --- дип, кәкре койрыклы, балаклы, кылыч кикрикле, --- әтәчне чырылдатып күтәреп чыктылар. М.Гали. Каландаров бу мактауга кылыч мыегын боргалый-боргалый кәперәеп утырды. А.Каһһар

2) Тар, юка сыртлы, туп-туры (борын). --- өстәл янында погонсыз хәрби кием кигән, ак чырайлы, ач яңаклы, кылыч борынын пенснэ белән чеметтергән бер кеше --- утыра иде. И.Гази. Инсафның --- ике шәһәр малае юлына аркылы чыкты. Берсе ак футболкадан, киңчәрәк җилкәле. Икенчесе кылыч борынлы, чырае ак. Н.Хәсәнов. Рухияне авызына караткан әлеге Эшләпә күрер күзгә дә бөтенләй үк бетереп ташларлык нәрсә түгел. Килешле генә кылыч борын, тигез ак тешләр, чиста түгәрәк йөз. В.Нуруллин

Кылыч белән килү к. кылыч күтәрү. Киләчәктә дә шулай булачак: безнең илгә кылыч белән килгән кешеләр кылычтан үләчәк. А.Муранов. Кылыч болгау к. кылыч уйнату. Мөхәммәдәминнең үз язмышында да кылычын болгап алды Арча. М.Әмирханов. Кылыч йөзеннән (йөзенә басып) йөрү Хәтәр, начар эш белән шөгыльләнү. Былтыргы җәйдәге кебек кылыч йөзеннән йөрергә туры килмәсә ярый ла. Ф.Яруллин. – Иптәш Шиһабетдинов үзенә хәвеф янавын сизенә идеме? – Бу хакта уйламаска тырыша, кылыч йөзенә басып йөрергә күнеккән иде ул. Т.Әйди. Кылычка алу Кылыч белән кисү, чабу, үтерү. Җансакчыларда өмет юк, кыюлар, кансызлар: хан боерса, теләсә кемне кылычка алырга торалар. М.Хәбибуллин. Кылычка кылыч килү Якыннан торып сугышу, кара-каршы килеп сугышу. Әнә Мөбәрәк абый да сугышта булган. Ул да дошман белән кылычка кылыч килеп йөргәндер инде. Г.Нәбиуллин. Кылыч кисмәс, ук тимәс 1) Сугышта бәхете булган; 2) Яклаулы, җил-яңгыр тими, авырлык күрми торган. --- Каландаров район кешеләренең генә түгел, үзәктәге җитәкчеләрнең дә канаты астына кереп ышыкланды да, картлар әйтмешли, кылыч кисмәс, ук тимәс булды. А.Каһһар. Кылыч күтәрү Сугыш ачу, сугыш башлау. Ундүрт илнең буржуйлары күтәрде безгә кылыч. Г.Хуҗиев. Кылычны кынысыннан чыгару к. кылыч күтәрү. Арча ягы һәрвакыт ханлыкның терәге булды. Киләчәктә дә шулай булып калыр, иншаллаһ. Вәләкин кем дә кем кылычын кынысыннан чыгара икән, үзенә үпкәләсен. М.Әмирханов. Кылычтан кичерү Кылыч белән чабып үтерү, үтереп бетерү, кыру. Калалар бер-бер артлы халык кулына күчә, андагы бөтен алпавыт һәм түрәләр кылычтан кичереләләр ---. Г.Гобәйдуллин. Кылычтан уздыру к. кылычтан кичерү. Ул аларны [качкыннарны] Төрек елгасына җитәрәк куып җитте һәм һәммәсен дә кылычтан уздырырга боерды. М.Хәбибуллин. Кылычтан үткәрү к. кылычтан кичерү. – Качкын сатлыкларны да кире бирсеннәр, – диде Дингиз. – Аларның барысын да кылычтан үткәрәчәкбез. – Атилланың кашлары җыерылды. Р.Зәйдулла. Кылыч уйнату 1) к. кылыч күтәрү. Я Хода, элек базар-калалар өчен сәүдәгәрләр генә ызгышыр иде, хәзер әнә ханнар кылыч уйната башлады. М.Хәбибуллин; 2) Яшьнәү (яшен тур.). Ул арада туктап торган яшен яңадан шәһәр өстендә ялт-йолт килеп кылыч уйната башлады. Г.Әпсәләмов; 3) Кешеләр өстендә гайрәт күрсәтү. Кылыч уйнау Куркыныч янау, хәтәр хәлләр булу. Без «Кыскача курс»тан имтихан биргәндә, училище өстендә «халыклар атасы»ның кылычы нык уйнап алды. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә