КЫЛЫК I и. иск., диал. Эшләгән, башкарган эш; эшли, башкара торган эш. --- ташларда исемнәре язылган кешеләр бу дөньядан китүләре белән түгел, шушы җиргә килүләре, җирдә яшәүләре, эшләгән эшләре, кылган кылыклары белән кызыклылар. М.Кәрим. Кымыз кылыкны арттырыр. Мәкаль ◊ Кылыкны кылу Холыксызлык күрсәтеп, кеше арасында сынатып бозылышып бетү. Ныграк кирәк иде әле бәдбәхеткә, кылыкны кылды. К.Мотыгый |