КЫЛЫЙЛАНУ ф. Кылыйга әйләнү, кылый калу Кылыйлана бару Торган саен ныграк, катырак кылыйлану Кылыйлана башлау Кылыйланырга тотыну Кылыйлана төшү Бераз, беркадәр кылыйлану Кылыйланып бетү Тәмам, бөтенләй кылыйлану Кылыйланып калу Ниндидер вакыйгадан соң кылыйлану, кылыйланган хәлгә килү. Авыл кешесенең аңгыралыгы һәм медицинаның артталыгы нәтиҗәсендә, шушы авыруыннан соң, авылыбызның искитмәле гүзәл кызы, җырчы Гәүһәр күзләре кылыйланып, буйга үсмәс булып калды ---. Мәдәни җомга Кылыйланып китү Кинәт, кисәк яки берникадәр кылыйлану. Шунда Фазылҗан абзый Касыймның болай чибәр генә кара күзләре чыннан да борын төбенәрәк бик яман кылыйланып киткәнен күреп алды. Р.Төхфәтуллин |