КЫЛЫЙ с. 1. 1) Күз каралары бер юнәлештә булмаган, төрле юнәлештә булган, төрле юнәлешкә караган. Баядан бирле бер читтә торган, көчек буйлы, кылый күз Гыймади карт --- уртага керде дә сүзгә тыгылды. Г.Ибраһимов. Аның теге Хафият абзыйлар урамындагы Сергей Степаныч пекарниенда атасы кылый күз Егорка белән эшләгәннәрен үзем беләм ич. Ш.Камал. Ачыграк урыннарга кылый куяннар өчен тозлы сәйлүн чәе түктеләр. И.Нуруллин 2) сөйл. Шундый күзле. Садриҗәләл абзыйның үзен --- строевойга алмадылар алуын, әмма ниндидер сукыр закун нигезендә, әллә берәр кылый писарь ялгышы белән тагын, хезмәт армиясенә алын[ды]. А.Хәлим. Бу килеп керүче – Хафизулла байның батрагы кылый Әхмәтҗан иде. М.Гафури. Кайчангача, кылый куян булып Посынырсың, Гата, син болай? Ш.Маннур 2. и. мәгъ. сөйл. Куян. Ә кылый нишли? Ул явыз ерткычларның килеп җитүләрен көтеп тормый, тизрәк табан ялтырату ягын карый. Г.Хәсәнов. Үткән ел «кылый»ларны фара утлары яктысында аулау очрагы буенча 3 җинаять эше кузгалтылды. Авыл утлары |