КЫЛЧЫКЛЫ с. 1) Башагы кылчыклана торган, башагында кылчыклар үсә торган. Караңгы төшкәч, ригада кылчыклы салам өстенә яткач авыр Хәдичәгә ---. М.Маликова. Кылганның бөртекчәсе йонлач һәм җиңел каурыйсыман кылчыклы озын кабырчык белән капланган. Ботаника

2) Балык турында: кабырга сөякләре күп булган, кылчыклары күп булган. Кылчыклы балыкларның ике борын тишеге ис сизү органы булып санала. Кызыклы ихтиология. Диңгез суларында һәм төче суларда балыклар арасында сөяк скелетлы сөякчел (кылчыклы) балыклар өстен урын тотканнар. Дарвинизм нигезләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә