КЫЛЧЫКЛАНУ ф. 1) Башакта кылчыклар, озынча мыекчалар барлыкка килү 2) күч. Киреләнү. Асылбикә түти генә кылчыкланып маташты: – Һе, кара әле, нәкъ әтәч итеп килештереп ясауларын, – дип, әтәчне --- малайның үзенә кире бирде. Ф.Хөсни Кылчыклана бару Торган саен күбрәк, ныграк кылчыклану Кылчыклана башлау Кылчыкланырга тотыну Кылчыкланып бетү Бөтенләй, тулысынча кылчыклану Кылчыкланып җитү Тиешле дәрәҗәгә килеп кылчыклану |