КЫЛЧЫК и. 1. 1) Кыяклы игеннәрнең башагындагы озынча нечкә каты мыекча, үсенте. Йөрәк – иләк сыман, арышка охшаган вак-төякләрнең бөтенесен или, әмма кылчыгын үзендә калдыра. Н.Гыйматдинова. Апаең: «Шундый куе, килешле кара кашны болай тузгытып йөрү шәп түгел», – ди һәм арпа кылчыкларыдай төрлесе төрле якка тырпаешканнарын кисеп ташлый. Б.Камалов. Бездән дә юньсезрәк берсе барыбызны да уздырып тешләрен ыржайта да, малайның күлмәк якасын ачып, тирле аркасына бер уч арпа кылчыгы сала ---. М.Мәһдиев

2) Балыкның кабырга сөякләре, гомумән вак сөякләре. Гурий истәлеккә ике «сувенир» бирде: берсе балык кылчыгыннан ясалган шоп-шома нык инә иде, икенчесе --- төймә иде. А.Гыйләҗев. Аның --- почык борыны тирләп чыкты, тамагына кылчык утырган шикелле булды ---. Ә.Гаффар. Күземнән яшь ага, авызымны тамагына кылчык кадалган кош баласыдай ачып --- туктаусыз калтырана идем. Р.-Н.Гүнтәкин

2. с. мәгъ. 1) күч. Бәйләнчек, төртмә телле. Карыйм, искә төшерергә тырышам: кайда күрдем соң бу кылчык бәндәне? Исемә төште... Комсомол билетымны мич арасыннан табып алган бәндә ич бу! А.Гыйләҗев

2) күч. Каты, тырпаеп торган (чәч, төк тур.). Бетон багана сыман почмаклы, сары кылчык кашлы --- бу кешенең --- кыска тунының ачык изүе аша күкрәгеннән челек сыман эре кыллар тырпаеп чыккан. А.Хәлим

Кылчык булып кадалу Гел борчу, бимазалау. Әгәр исән-сау авылга кайтсаммы... Ә мин барыбер кайтачакмын! Күзләренә кылчык булып кадалып яшәячәкмен! А.Гыйләҗев. «Кемнеңдер тамагына кылчык булып кадалган инде бу Дардиев», – дип фикер йөртте Фаикъ ---. З.Фәтхетдинов. [Р.Нуриевның] җитмәсә, күпләр күзенә кылчык булып кадалган эреле-ваклы гөнаһлары да әкәмәт күп. Р.Вәли. Кылчык кадалган кебек (күк) Каты әрнү, сызлау (күңел тур.). Шул бер-ике сүзе дә кайчак җитә кала: йөрәгеңне кылчык кадалган күк сызландыра. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә