КЫЛУ ф. 1. 1) кит. Берәр эш эшләү, берәр эш башкару. Ана, хәлдән таеп, ни кылырга белми, әле анда, әле монда ташланганда, берәм-берәм башкалар да уяндылар. Г.Ибраһимов. – Кылган һөнәрең ни? – дип сорый хан. – Табиблык кылудыр, – ди гарәп. М.Хәбибуллин. Ни кылганымны үзем дә төшенмәстән, урындык алып утырдым да яраткан гимннарымның берсен --- уйный башладым. Р.-Н.Гүнтәкин. Әмма ана ни генә кылсын, күршеләр белән сүзгә килеп, ямьсезләнеп булмый бит инде. Дин вә йола

2) Нәрсәне дә булса оештыру, үткәрү; ясау. Туйны зурдан кылдылар. Г.Ибраһимов

2. ярд. ф. функ. кит. к. итү. Кубрат хан Чулман елгасының иң биек ярына чатыр корып кунарга карар кыла. М.Хәбибуллин. --- татарлар: «Безнең җирләребез аз вә начар, шуның өчен тамак туйдыру һәм салымнар түләү өчен сәүдә кылабыз», – дигәннәр. Г.Гобәйдуллин. Сәҗдә кылырга син әмер иттең, Мин карыштым: сәҗдә кылмадым. М.Гафури. Хуҗа --- сәке йөзлегенә килеп утырып: «Ләхәүлә...» – дип, йоласын китереп, озаклап дога кылды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә