КЫЛТЫРАТУ ф. 1) Берәр нәрсәне селкетеп яки нинди дә булса башка юллар белән кылтыр-кылтыр китерү

2) з.-сыз Куркудан, салкыннан һ.б.ш. эчтән калтырау

Кылтыратып алу Тиз генә, кыска вакыт аралыгында кылтырату

Кылтыратып җибәрү Кинәт, кисәк яки уйламаганда кылтырату

Кылтыратып кую Бер яки берничә тапкыр кылтырату

Кылтыратып тору Туктаусыз, берөзлексез кылтырату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә