КЫЛТЫМ с. сөйл. Үз-үзен зур санаган, тәкәббер, эре. Бу егетнең офтанганына каршы бу кылтым бай, нишләр икән дип, кызык өчен моңар бер йөз тәңкә акча биреп тора: – Баегач кайтарырсың, – ди. Әкият. – Менә әфәндем! Тырыштым инде! --- Сез килә дип тырыштым!.. – Шулай дип, ул үзе әзерләгән өстәлгә күрсәтте, бер Билалга, бер табынга карап, чын хуҗаларча – шаян һәм бераз кылтымрак хуҗаларча --- тантана итте. М.Вәли. Менә, мөгаллим, улымны синең карамакка ышанып тапшырам. Үзсүзле, кылтым холыклы, хөр табигатьле, әмма нечкә күңелле эчкерсез бала. М.Кәрим |