КЫЛТЫК с. диал. 1. к. кылтым. Сирин кызның ирен читенә кунаклаган елмаюын күрмәмешкә салынды. Ниндидер бер кылтык чәтнәби почтабикәнең кыланмышына карап торыр чак түгел. Ф.Латыйфи. [Фатин:] Бигрәк кылтык кыз икәнсең, минем кай җирем ошамый сиңа? С.Яһүдин. Хатын, авыр сулап, --- кухняга кереп китте. Сәбәбен дә яхшы беләм белүен: Җәләе – кылтык, Җәмиләсе – җилбәзәк... Шатлыклы кайгы 2. и. мәгъ. Тәкәббер, эре кеше. [Гайниҗамал:] И кылтыклар, кыланган булдылар тагы!.. И.Гази. И кылтык!.. Әллә берәр рәтле сүз әйтәме дип торам. Г.Мөхәммәтшин |