КЫЛТАЮ ф. 1) сөйл. Үпкәләү, хәтер калу. Велосипедым юк минем, кешедән алып торган велосипед кына иде ул, дияр иде – болай да кылтаерга гына торган иркә кызның кәефе кырылып, бөтенләй читләшеп китүе мөмкин. В.Нуруллин. Ризыкны яратмаган булып кылтаерга һич тә ярамый ич, балам. Р.Мулланурова

2) сөйл. Эреләнү, тәкәбберләнү, борын күтәрү. Азатлар янында Әмир Хаҗиның каравыш кызлары урала. Кылтая, ирәешә, күз кысыша, көлешәләр. М.Хәбибуллин. Миндә Нәдидәгә карата бер фикер туды: бу тәкәббер күркә укудан бигрәк сыйныфташлары, хәтта укытучылар алдында кылтаеп йөрү өчен генә киләдер кебек тоела. Р.-Н.Гүнтәкин

3) диал. Үсенү, үсенеп китү (балалар тур.)

4) диал. к. кыйшаю (1 мәгъ.). Йорт --- ермак ягына таба кылтайган. З.Вәли

5) Кылану, чытлыклану. Нәсимәнең тавышы артистларча кылтаебрак, назлы-иркә аһәңнәр беләнрәк ишетелде. М.Вәли. И кылтайдылар да инде алабайлар. Бер-берсен төзәттеләр, бүлдерделәр, астан гына әйтеп тордылар. Ф.Латыйфи

Кылтаеп алу Аз гына, кыска вакыт кына кылтаю

Кылтаеп җибәрү Кисәк, уйламаганда кылтая башлау

Кылтаеп йөрү Һәрвакыт, гел кылтаю, кылтайган хәлдә булу

Кылтаеп китү к. кылтаеп җибәрү. – Мин дә тик син шул мәктәптә укыганга гына укып йөрим бит инде, Рухия! – диде Равил дә, ниһаять, йөрәксенеп. Һәм ул, бу кызый тагын кылтаеп китмәсә ярый инде дип, шикләнеп тә куйды. В.Нуруллин. Теге көннән соң тагын да кылтаебрак киттем бит, әй! Г.Мөхәммәтшин. Чынлыкта Глафираның җиргә бөтенләй төшәсе килми, карышып маташуы да юрамалый гына. Егет артык кылтаеп, масаеп китмәсен, янәсе. Т.Әйди

Кылтаеп кую Кинәттән, уйламаганда кылтаю

Кылтаеп тору Ниндидер вакыт дәвамында кылтаю, кылтайган хәлдә булу

Кылтая төшү Аз гына кылтаю. Кызларның кайсыдыр хәмер койды, ханга сузар алдыннан үзе эчте һәм, серем белерсең дигән ишарә белән, бераз кылтая --- төшеп, чокырны ханга сонды. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә