КЫЛТАМАК и. сөйл. 1) Аш үтмәү; ашый алмау чире. – Аппетиты да югалып тора бит әле аның, Хәбиб абзый, – диде Илфат. – Чыннан да, аның тамагы нечкәреп калган иде. – Кылтамак чире генә йокмасын. Б.Камалов. Ул сүзне кылтамак авыруыннан үлгән карчыгы Мәргыя әбигә күчерде. Г.Ибраһимов. Ә кешеләр шым гына үзара кайгырышалар да тыналар: – Кылтамак авыруына сабышкан бит, бичара. Тамагына бер кабым аш та үтми икән... З.Биишева 2) Аш үтмәү чире белән авырган кеше |