КЫЛТ рәв. Капыл, кинәт. Хәлим колхоз председателен уятырга йөгерде һәм кылт туктап калды. Г.Гобәй. Берәр кеше яңа кием кисә, күңеленең бер кылы, «Солтанга охшар идеме» дип, кылт кына чиертеп ала. Р.Хафизова ◊ Кылт итеп искә (хәтергә) төшү Нәрсә дә булса кинәт искә төшү; уйламаганда искә килеп төшү. Хәлимнең исенә кылт итеп шул сүзләр төште. Г.Гобәй. Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре. Г.Тукай. Якынрак килгәч, кылт итеп көндез бер әбинең елгага салам көле түккәнен күрүем хәтергә төште. Г.Камал. Өйдәгеләрне урнаштыргач, кылт итеп Сара искә төште. Н.Гыйматдинова |