КЫЛЛЫ с. 1) Кыл катнашкан, кылы булган. Түгәрәк-түгәрәк сиртмәләр белән сиртмәләнгән, боҗралар белән боҗраланган, бөдрәләр белән бөдрәләнгән нәзек кыллы мамыклардан йомшак нурлар ургылып чыга ---. А.Хәлим. Мамыгы кыллы шәл 2) Кыллары (4 мәгъ.) булган, кыллар ярдәмендә музыкаль тавыш чыгара торган. Көйчеләр дә чакырулы икән, тын гына кыллы коралда уйный башладылар ---. М.Хәбибуллин. Радио сөйли – Казан станциясе кыллы инструментта «Нәфисә» көен тапшыра. М.Мәһдиев 3) Шундый музыка коралларыннан торган. Кабакларда кыллы оркестрлар мазуркалар белән яңгырый. Һ.Такташ. Кыллы квартет 4) физ. Нечкә металл чыбыгы булган. Кыллы гальванометр |