КЫЛЛА’У ф. сөйл. 1. Йонны, мамыкны кылдан арындыру, аралау. Дебет кыллау

2. кыллап рәв. мәгъ. Кыл кушып, кыл катнаштырып. Камчыларын кырлап үргән, Тармакларын кыллап үргән. Ш.Маннур

Кыллый бару Берсен дә калдырмыйча, барысын да кыллау

Кыллый башлау Кылларга тотыну

Кыллый бирү Бернигә карамастан кыллау эшен башкару

Кыллап алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә кыллау, кыллау эше белән шөгыльләнү

Кыллап бетерү Беткәнче, ахырга кадәр кыллау

Кыллап карау Кылларга тырышу

Кыллап кую Кылланган хәлгә китерү

Кыллап тору Дәвамлы яки даими кыллау

Кыллап чыгу к. кыллап бетерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә