КЫЛКЫНУ ф. диал. 1) Кайнашу, буталу; сырпалану. [Марзия:] Һи! Синнән яшьрәкләр әле аның тирәсендә кылкынып йөрерләр, Халикъ абзый. Ш.Камал

2) Төелү, үңәчтән үткәрә алмый тору, ялгыш юлга китү. Капкан ризыгын йотып та җибәрә алмый, кире дә чыгара алмый – тик тора үрдәк кебек кылкынып. Ф.Шәфигуллин

3) күч. Нык түземсезләнү, зур түземсезлек күрсәтү. Гөрләвек дулкыннар арасында зирәк кош кебек оча-калка килгән көймә, кылкынып ук көтеп торган халык алдына килеп, көчле бер дулкын селтәве белән кырыйга үрләшеп, шып итеп туктады. Ш.Камал

Кылкынып алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә кылкыну

Кылкынып йөрү Һәрвакыт, гел кылкыну

Кылкынып кую Бер тапкыр кылкыну. Әти тамагына нидер тыгылгандай кылкынып куйды. Г.Бәширов

Кылкынып тору Ниндидер вакыт дәвамында кылкыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә