КЫЛКАЛӘМ и. Вак, нәфис рәсемнәр, язулар һ.б.ш. эшләү өчен, сапка беркетелеп, кыл, чәч кебекләрдән ясалган кечкенә пумала. Гомумән, рәссамнар каршында бөтен шагыйрьләр исеменнән баш иям! Сезнең кылкаләмегез безнең каурый каләмнән көчлерәк. М.Маликова. Үткән ел Татарстан Рәссамнар берлеге җөмһүриятебездә яшәп иҗат итүче кылкаләм осталарының 40 лап күргәзмәсен оештырды. Мәдәни җомга |