КЫЛКА с. диал. 1. 1) Тузып теткәләнгән, тузып, теткәләнеп, телгәләнеп беткән. Безнең ертык, юеш, кылка киемнәребез арасында ул [Кәүсәрия] курчак кебек. Ә.Гаффар 2) күч. Артык ябык, ябыгып беткән; арык (кеше тур.) 2. и. мәгъ. 1) Тузып, теткәләнеп, телгәләнеп беткән сәләмә кием; сәләмәләр. --- син --- краннан су тамганын көтеп торган арада, синең кием-салымың эссе камерада пешә. --- Бара-бара өс киемнәреңнең кылкасы гына кала. А.Гыйләҗев 2) күч. Нәрсәнең дә булса иң кечкенә, иң вак өлеше, әсәре, бөртеге. «Заря» ресторанында дүрт ел директор булды, ә бавырының кылкасы да калмаган. Бавыр белән китмәде тагын, йөрәккә бәргән. Сөембикә ◊ Кылкага калу Киеме тузып, җепләре теленеп беткән хәлгә калу. Кичәге Вәли байны күрдегезме? Киеме бөтенләй беткән, кылкага калган. Н.Исәнбәт |