КЫЛДЫЙ-БЫЛДЫЙ рәв. сөйл. Кыек-мыек, авыш-түеш. Суык таш диварлар арасына кертеп кыстырылган бөҗәк кенә түгел, син – нүл, юк син, кылдый-былдый чүплеккә барган арба күчәреннән төшеп калган сынык чәкүшкә син. А.Гыйләҗев. --- инде кояш, Зиннәт бабайның арбасындагы кылдый-былдый барган тәгәрмәч сыман, йокымсырап кына --- чит якларга тәгәри икән ләбаса. И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә