КЫЛГАН и. бот. Кыяклылар семьялыгыннан яфракларын озын тар кыяклар тәшкил иткән, йомшак себеркәч чәчәкле үлән (даланың кыйммәтле терлек азыгы булып саналган төп үсемлеге), әби чәче. --- мин кылган букет исемә төшерә торган бу истәлекле вакыйганы тагын --- бер кат күңелемнән кичерәм... Ф.Хөсни. Сәет куе кылган каплаган иксез-чиксез дала буенча барып, бер якта дөя өркәчләре сыман калкып торган биек тау янына җитте. В.Имамов. Харис, елмаеп, малайның кыска итеп алынган, кылган төсле чәченнән сыйпады ---. З.Вәли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә