КЫЛАНЫШ и. 1) Кемнең дә булса үз-үзен тотуы, аның тәртибе. Олан гаепле түгел, моны Сәлим хан белә иде, гаеп үзендә булды. Оланның андагы кыланышы итагать билгесеннән узмады ---. М.Хәбибуллин. Шәрәфи картның кызы Газизә, ягымлы кыланышы, уйчан карашлары белән Хәлимәне җанлы рәвештә гәүдәләндереп, аның исенә төшерә иде. Ш.Камал. Юка күлмәге аша сизелеп торган каты күкрәкләре исә җилкәмә кадала... Мин Диләнең бу кыланышларына артык әһәмият бирмим. Р.Фәизов 2) Кемнең дә булса үз-үзен тотуының тышкы формасы; манера, гадәт. Насыйх ага, соңыннан, инде кызы үсә төшеп аяк астында күбрәк болгана башлагач, аның кайбер сәер кыланышларын күргәләде. З.Вәли. Михаил рәсемгә бик озак карап торды да аңар хыялый бер тереклек бирде һәм Хәятның бөтен кыланышларын, күз йөртешләрен --- күз алдына китерергә тотынды. Ф.Әмирхан. Дисәнең үз-үзен тотышына, кыланышларының тыйнак-әдәпле булуына --- бик күпләр дикъкать итәләр. М.Хәсәнов 3) Берәр эшләгән эш, башкарылган эш-хәрәкәт. Сәлим хан --- җиләнен салып атты. Кыз исә аның бу кыланышына коты алынып карап торды да һуштан язды. М.Хәбибуллин. Миңа кем дә булса ошап куя икән, мин аның өстенә бүре баласыдай атылып киләм, --- бу тупас кыланышларым белән теге мескенне үземнән шундук биздерә торган идем. Р.-Н.Гүнтәкин. Гелиогабалның тормыштагы бар кайгысы һәм төп максаты яңадан-яңа кыланышлар, рәхәт чигүләр эзләп табу була. Кызыклы дөнья ◊ Кыланышы кырга сыймау Артык, чамадан тыш кылану, кыланчыклану турында. Ә дигәнче зур урамнар сузалар. Кыланышлары кырга сыймый, инде күккә дә үрмәли башладылар. Г.Мөхәммәтшин. Кунаклар килгән. Мулла абзый никах укырга җыенган. Тик бер генә нәрсә – кәләш кенә җитми. – Кыланышлары кырга сыймый. Килешмәгәнне! – дип, кунаклар үпкәли. Р.Мулланурова. Кырым кебек ата-баба илен Сагалаган һәрчак мең үлем, Кыланышлары кырга сыймыйча, Эт көтүе корыткан телен. Ә.Синугыл-Куганаклы |