КЫЛАНЧЫКЛАНУ ф. Үз-үзен тотышында ясалма кыланышлар булу; чытлыклану. [Яңгураз] сок һәм бутербродлар белән сыйлаганда, юри кыланчыкланып: – Ә минем Аллам – гүзәл хатын-кыз, – диде. Т.Әйди. Алекси апа үзенең җиңелгәнен сиздермәс өчен, кыланчыкланып, битемә чиертте ---. Р.-Н.Гүнтәкин Кыланчыклана башлау Кыланчыкланырга тотыну Кыланчыклана бару Торган саен күбрәк кыланчыклану Кыланчыклана башлау Кыланчыклык билгеләре беленү, күренү Кыланчыклана бирү Бернигә карамыйча кыланчыклану Кыланчыклана төшү Беркадәр, бераз кыланчыклану Кыланчыкланып алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә кыланчыклану Кыланчыкланып йөрү Һәрвакыт, гел кыланчыклану Кыланчыкланып китү Кисәк, уйламаганда кыланчыклана башлау Кыланчыкланып тору Ниндидер вакыт дәвамында кыланчыклану |