КЫЛАНЧЫК с. 1. Кыланышы ясалма, табигый булмаган; чытлык. Кыланчык кыз 2. и. мәгъ. Ясалма кыланышлы кеше. Үҗәтлегем: йөрмә, укасы коелмас, аның кебек кыланчыкларны беренче тапкыр гына күрүең түгел, ди. М.Маликова. Мин Мөнисәне акылга өйрәткәнче, ул үзе мине бер кыланчыкка әйләндереп куймагае әле. Р.-Н.Гүнтәкин 3. рәв. мәгъ. – Дилә, бир үзенә сабак! – дип таләп итә халык. Бетте баш. Инде нишләргә? Дилә исә... кыланчык елмаеп: – Фирдүс, ник алай эшлисең? – диде. Р.Фәизов |