КЫЛАНУ ф. 1) Табигый булмаган кыланышлар (хәрәкәтләр) ясау. Ирләр затына артык каршылык күрсәтү гадәте булмаган Айгөл бу юлы да баш тарта алмады. Керделәр. Утырдылар. --- Биегән булып кыланып, бөтерелеп тә алдылар. Ә.Моталлапов. – Кыланма, шамакайланма, – диде Җик Мәргән ---. – Коръән тоту өчен әүвәл сиңа аны укый белергә кирәк. М.Хәбибуллин 2) Үз-үзеңне табигый тотмау; кыланчыклану; назлану. Хан кызы түгел, яван кызы, иллә гүзәл, сылу, бераз һавалырак кылана кылануын, иллә гүзәл. М.Хәбибуллин. --- ул кайбер вакыт килененең артык иркен, артык уенчак кылануыннан да пошаланып кына: «Балам, Сабир, безнең Камиләбез артык җиңел, артык җиңел лә!» – дип куя. Г.Ибраһимов. «Сөям, көям» дигән булып Юри кыланган идем. М.Җәлил 3) Үз-үзен тотуда берәр сыйфатны калку итеп күрсәтергә тырышу. [Ул мөселман] бигрәк җете кызыл мөэмин булып кылана. Г.Тукай. Җик Мәргән кайткач күрде: абыйсы үзен ил иясе итеп тота, эре кылана, ---. М.Хәбибуллин. Мин Гөлзадә урынында булсам, бер дә яратмасам да, егетнең күңеле өчен генә дә яраткан булып кыланыр идем. Р.Ишморат. Шәмсетдинов --- егетләрнең гайрәтен сүндерерлек бер-ике генә җөмлә әйтте: – Беренчедән, – диде ул, елмайган килеш, – беренчедән: мин кайбер иптәшләрдән шыпыртрак кылануны сорар идем. М.Мәһдиев 4) Үз-үзен тотышында кемгә дә булса охшарга тырышу. Кара әле, Иделгарский, син чынлап та теге Бохарадан кайткан хәлфә төслерәк кыланасың. Ш.Камал. Менә сиңа мә! Ничек сөйләшә яңа мыек тибә башлаган үсмер зат. Балигъ егетләрчә кылана. М.Хәбибуллин. Катышкан кешең бай булгач, сиңа да азрак кешечә кыланмый туры килми. М.Фәйзи. Аның һәр төрле иркәлекләренә өйрәнгән атасы белән абзаларына да аның болай һаман яшь балаларча кылануы кызык тоела. Ш.Камал 5) Эш итү, эшләү. Икесенең дә тез буыннары калтырый инде. Ну бер-берсенә сиздермәгән булып кыланалар. И.Сирматов. Хатын-кыз синең холкың-фигылең, гадәтең-җаең белеп алдымы, юха еландай кылана башлый: ни тели, шуны алдыра; ни тели, шуны эшләтә. М.Хәбибуллин. Әгәр иптәшләре --- әйдә, теләсә ничек кылан, дип, аңа кул селтәсәләр, ул [Миләүшә] болай чәбәләнеп йөрмәс тә иде. З.Вәли. Кәмран ап-ак бузарынды. Шул килүдән соң ул бүтән күренмәде. Мин аның белән бик каты кыландым, билгеле. Р.-Н.Гүнтәкин 6) Берәр эш башкарган булып күренү, күренергә тырышу. Юк, үпкәләмәде Зәнфирә, юри генә кылана ул. Ф.Садриев. [Песинең] күзләре йомык. Йоклый, имеш. Малай белә, ул шулай кыланган гына була. А.Хәлим. Мөнисә гаебен танымады. Ә инде минем аңа ышанмавымны күргәч, шыңшыган булып кыланды. Р.-Н.Гүнтәкин ◊ Кылануы кырга сыймау к. кыланышы кырга сыймау. [Бану:] Уйный белгән кеше кебек пианинога җәелеп утырган. Кылануы кырга сыймый. Р.Ишморат Кылана башлау Кыланырга тотыну Кылана бирү Бернигә карамыйча кылануын дәвам итү Кыланып алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә кылану Кыланып йөрү Гел, һәрвакыт кылану Кыланып тору Даими рәвештә |