КЫЛАНМЫШ и. сөйл. к. кыланыш (1 мәгъ.). Сәлиме Начтыйга карап көлгән була, тегесе аска караган була. Икесенең дә кыланмышлары кырга сыймый. И.Сирматов. Баштарак Әхнәфнең кыланмышларына гаҗәпләнеп караган классташлары --- малайдан көлә башладылар. Ф.Сафин. Мүҗгәннең кыланмышын һич оныта алмыйм. Исемә төште исә, өстемә кайнар су сипкәндәй була иде. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә