КЫЛАНДЫРУ ф. 1) Берәр нәрсә эшләгәндә, мәзәк яки кирәксез, урынсыз кыланышлар ясау. Ул чырайларын әллә нишләтеп, еларга хәзерләнгән шикелле кыландыра. Ш.Камал. Рәсим абый, әллә ниткән фырт егетләр сыман, бер бармагын гына рульгә тидергән була. Ә аяклары белән ниләр генә кыландырмый! Р.Мулланурова

2) Төрлечә эшләп карау; төрлечә маташтыру. Бу лагерь бик зур, берничә йөзләгән бүлекләргә бүленгән, лагерь эченә лагерь корганнар. Андагы чәнечкеле чыбыкларны ничек кенә кыландырып урап бетермәгәннәр. С.Шакир

3) Берәр нәрсә китереп чыгару, нәрсә дә булса эшләү. [Сәләхи] булса, тагын да хикмәтләр кыландырыр иде. Ш.Камал

Кыландыра бирү Бернигә карамыйча кыландыру

Кыландырып йөрү Һәрвакыт, гел кыландыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә