КЫЛ II кис. сөйл. Нәкъ, төгәл. Станция каузында су ургып шаулый, аның тыгыз көче, меңнәрчә елларны кыл урталай бүлеп, --- авыш сигезле булып бөтерелгән шкиф каешын әйләндереп ята иде. Ә.Гаффар. Дикопольцевның баш миен маңгае турысыннан кыл урталай бүлеп, яшен кылычы ярып үтте. Г.Кашапов. Әйе, җәмәгать, мин сезгә кыл дөресен әйтәм, денебезне бетермәкче безнең ул камунистлар. В.Нуруллин

Кыл өстенә басу Нәкъ турысын, дөресен әйтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә