КЫЛ I и. 1. 1) Ат койрыгында, ялында, сыер койрыгында, кәҗә, дуңгыз һ.б. тиресендә була торган каты чәчсыман үсенте. Барлык белән калсалар, бихисап мәшәкатьләрдән, --- ул кадәр сыгылмаслар да иде, нужа очына ат кылы таккан чыбыркысы белән арканы каезлаудан туктамый иде шул! Б.Камалов. --- кулларына кылдан үргән нечкә баулар тоткан нәүкәрләр Сәеткә торган саен якыная иде. В.Имамов. Балчык арасыннан ат кылы, йоннар, үлән кисәкләре күренеп тора. М.Юныс. Балыкны чебен, кигәвен, ат кылы, әтәч каурые һәм хәтта кеше сакалы йонын кармакка төреп тә тоталар. Кызыклар дөньясында 2) Кайбер кешеләрнең битендә, миңендә, касыгында үсә торган каты төк. --- бу кешенең танау мөшкәләреннән генә түгел, хәтта --- затлы кыска тунының ачык изүе аша күкрәгеннән челек сыман эре кыллар тырпаеп чыккан. А.Хәлим. Кызлар касыгыннан берничә кыл алып, борынга төртсәң – борының башка бервакытта да канамас. Юлдаш 3) Каты сакал-мыекның төге. --- ерымнар белән ермакланып беткән яңакларны, --- ияк асларын, бугаз тирәләрен, бигрәк тә --- бугаз төере тәңгәлендәге каты кылны кыру аның өчен --- авыр эшләрнең берсе иде. А.Хәлим 4) Кайбер музыка коралларында тарттырып беркетелгән һәм тибрәткәндә музыкаль тавыш чыгара торган, металлдан яки сеңерләрдән ясалган сыгылмалы җеп. Җик Мәргән думбраны көйләп, башын кырын сала төшеп, күзләрен йомды, кылларга чиртеп алды. М.Хәбибуллин. Берәү, Кәримнең бер кылы өзек гитарасына кыл куеп, көйгә китереп азаплана ---. Ф.Әмирхан. Ишан --- бармакларын дөтәргә тидермичә, кылларына гына чиертеп уйнап җибәрде. А.Каһһар 5) Кылган чугы. Кылган сабакларының астагы һәм өстәге буыннарыннан --- як-якка бүселеп чыккан йомшак-зәңгәрсу кыллар --- көмеш рәшә булып бар тарафларга чайкала. А.Хәлим 6) физ. Электр лампаларында кулланыла торган нечкә металл чыбык. Лампа кылы 7) күч. Хис, тойгы, эчке кичерешләр, эчке дөнья. Бу сорау Илфат күңелендәге әллә кайсы гына кылны өзде дә куйды ---. Б.Камалов. Алар арасында ниндидер күзгә күренми торган, соңгы чиккә кадәр тартылган һәм һәр минутта өзелергә торган кыл сузылган иде. А.Шамов. Ул фамилиясен әйтмәде, Гадилнең йөрәк түрендәге кыл чыңлап куйды. М.Маликова. Йосыф әфәнде чак-чак кына чиертеп куйды, югыйсә... Аһ, гөслә кылларына түгел шул, түгел, күңелем кылларына кагылгандай булды ул... Р.-Н.Гүнтәкин 8) күч. Яктылык сызыгы, нур. Кояшның кызган кылларында гүләп-кызарып янган урманга туры карап та булмый. А.Хәлим 2. с. мәгъ. 1) Кылдан ясалган, кылдан гыйбарәт. Кыл иләктән генә иләп коймак пешергән. М.Мәһдиев. Кызның өстендә хәрби кием, каешында хәнҗәр, иңендә җәя, кулында нечкә кыл арканның бер очы. М.Хәбибуллин. Идрис, кыл чәчләрен артка сыпыра-сыпыра, --- болай диде ---. Р.Кәрами 2) күч. сөйл. Бик нечкә, бик нәзек (гадәттә, муен тур.). И кыл муен, шул тирескә каткан көрәген кызганган була. И.Гази. Менә мин кыяр башлының кыл муеныннан эләктереп алдым, икенче кулым белән сакаллы албастының ипи шүрлегенә менеп төштем. Шатлыклы кайгы ◊ Кыл (башы) да кыбырдатмау к. кыл (башы) да кыймылдатмау. Кыл (башы) да кыймылдатмау Бер нәрсә дә эшләмәү. Бу вакытта яралы хатын, доктор киңәшен тотып, кыл кыймылдатмыйча ята иде ---. Г.Гобәй. Бура кайда, егетләр? Капкадан чыктым да карыйм, юк кына! --- Чынлап, кыл да кыймылдатмагансыз лабаса... Б.Камалов. Син гүя ярдәмгә мохтаҗ: кыл да кыймылдата алмый ятасың. Ш.Рәкыйпов. Һушсыз булып, кыл кыймылдатмыйча сихерләнеп тыңлыйлар. Н.Исәнбәт. Кыл (башы) да селкетмәү к. кыл (башы) да кыймылдатмау. Монда утары бар Минһаҗетдинның. Үзе кыл да селкетми. Бик үткен приказчигы бар, шуның аша гына эш йөртә. М.Хәсәнов. Шан-шәрәфле бер түрәнең кыл да селкетмичә җанын сатуына хәйраннар булдым. Р.-Н.Гүнтәкин. Кыл бөртегенә асып кую к. кыл өстендә калу. Фәез --- бер ярдәмсез укыды. Гомерен кыл бөртегенә асып куя-куя йөрде. Ә.Баян. Кыл бөртек әйберсез калу Бернәрсәсез торып калу. Халык урманда, сүндерер кеше юк: унлап хуҗалык кыл бөртек әйберсез калды. Ш.Маннур. Кыл булып тартылу Туры басу. Теге адәм хәрбиләрчә кыл булып тартылды, казармада кизү торучы солдат кебек кычкырып җавап бирде ---. З.Фәтхетдинов. Кылга асылынып тору к. кыл өстендә калу. Кылдай нечкә Бик нечкә. Токмачны кылдай нечкә итеп кисәргә безне әнкәй балачактан ук өйрәткән иде. Р.Мулланурова. Табигать белән аралашкан урманчының югыйсә күңеле дә, хисләре дә кылдай нечкә булырга тиеш иде. Н.Гыйматдинова. Пыяла йөзе һәм малайның пыялада иҗат иткән якты, кылдай нечкә эзе яхшырак күренсен дип, ул тагын да бераз алгарак үтте. А.Хәлим. Кылдан нечкә Артык назлы, артык нәзакәтле. [Шәрипов:] Ә, гафу итәсез, туташ, мин сезнең бу кадәр кылдан нечкә булуыгызны уйламаган идем. Ф.Бурнаш. Кылдан таю Кәеф китү, хәтер калу, үпкәләү. Я, нәрсәгә әле шулай кылдан тайдың. Н.Исәнбәт. Кыл да сыймаслык Аралары шул дәрәҗәдә якын, тыгыз. Шул ук өйдә бер мәче баласы да булып, сыерчык илә моның араларына кыл да сыймаслык дәрәҗәдә дус иде. Г.Тукай. Кыл да үткәрә алмау Бер сүз дә каршы әйтә алмау; берничек тә тәэсир итә алмау. [Хисапчы:] Законны, малай, синең белән миңа караганда яхшырак белә ул. Кыл да үткәрә алмыйсың. Р.Төхфәтуллин. Кыл иләктән уздыру Бик җентекләп, җиренә җиткереп тикшерү. Безнең халыкта вакчылрак берәр җитәкче турында сүз барса, «кыл иләктән уздыра инде» дип сөйлиләр. М.Мәһдиев. Менә шулай танышып киткән ир-егетләрнең байтагы, остаханәгә килеп, кыл иләктән узды инде. М.Шаһимәрдәнов. Кыл кадәр (дә) Аз гына да. Миңнур карт исә моны күреп кыл кадәр дә урыныннан кузгалмады. А.Шамов. Кыл күпер өстендә тору к. кыл өстендә тору. Харисовның ачуы чыкты: Сафин кыл күпер өстендә тора, алай да шартлар куеп маташа. Р.Айзатуллин. Кыл кыймылдатырлык та (тибрәтерлек тә) Аз гына да, һич кенә дә. Мин арыган идем, кыл тибрәтерлек көчем калмаган иде. А.Шамов. Чыгып йөрерлек түгел, кыл кыймылдатырлык та хәл калмый иде. Г.Мөхәммәтшин. --- мәктәптә укулар башлангач, кыл кыймылдатырлык та вакытың булмас ---. Р.-Н.Гүнтәкин. Кыл кыймылдату Берәр кечкенә генә эш эшләү. Берчакта да кыл кыймылдатмаган «верхушка» рәхәт чигеп, кәеф-сафа корып яшәде... А.Гыйләҗев. Инде шауламагыз, кыл кыймылдатасы булмагыз. Г.Гобәй. [Һөрениса] көн буена кыл да кыймылдатмый, гел арттан йөреп, өйрәтеп торырга гына белә. А.Каһһар. Кыл кырыкка ярылыр чак Бик тыгыз вакыт, бик мәшәкатьле, күп эшләр белән мәшгуль булган чак. Нәчәлник урынбасарын сүгеп чыгарды: – Кылның кырыкка ярылыр чагы, панимаеш, ә син каладан әртисләр чакыргансың! Х.Ибраһим. Кылны кырыкка бүлү к. кылны кырыкка яру. --- болай да кылны кырыкка бүләрдәй булып йөргән көннәрдә Мирсәет Солтангалиев киеренке вакыйгалар чоңгылында берьялгызы дип әйтерлек торып кала. Р.Мөхәммәдиев. Кылны кырыкка яру 1) Бик булдыклы булу, уңган булу. Быел сабакка барыр ул, Шигырьләр, җырлар отар, Кылны кырыкка ярыр ул, Күктә йолдызлар тотар. Г.Афзал. Типсә тимер өзәрлек таза хатын. Үзе матур, үзе уңган. Шундый хатыннар турында бит инде, кылны кырыкка ярыр, дип әйтәләр. М.Хәсәнов; 2) Вакчыл кеше булу; вакчыллану. Кылны кырыкка яручы (ярырлык, бүлүче) Бик булдыклы, уңган кеше. Ачык йөзле, тәмле телле, киң күңелле, кылны кырыкка ярырлык хатын иде Хәмдия апа. Р.Төхфәтуллин. --- Әбүгалисина яшьтән үк китаплар укуга бирелде. Шуңа күрә бик күп нәрсәләр белде. Халык сүзе белән әйткәндә, ул «кылны кырыкка яручы» бер бала иде. Мәгърифәт. Кылны кырыкка ярыр (ярырдай) чак (вакыт) к. кырыкка ярылыр чак. Авыл халкының кылны кырыкка ярырдай булып, куна-төнә кырда яткан чагы. В.Имамов. Кылны кырыкка ярырдай чаклар бихисап: печән өсте, урып-җыю, чәчү-мазар вакытларында эшче куллар артык буламыни?! Р.Мулланурова. Авылда кылны кырыкка ярыр вакыт... Р.Мөхәммәдиев. Кыл очында тору к. кыл өстендә тору. Кыл очында гына калу Чак-чак кына һәлак булмыйча калу. Кыл өзәрлек тә к. кыл кыймылдатырлык та (тибрәтерлек тә). Кыл өзәрлек тә хәле калмаган Өммегөлсемне кабердән Никодим күтәреп диярлек чыгарды. А.Хәлим. Кыл өзелү Рухи бәйләнеш юкка чыгу, күңел кителү. Нәркиснең тамагында әллә нинди кыллар өзелгәндәй итте, әйтерсең күз яше көйгә тавыш булып кушылды. М.Мәһдиев. Улы шыңгырдап торган ак чыршы бүрәнәләр кайтарып аударды. Карчыкны бу дөнья белән бәйли торган бер кыл өзелгәндәй булды. Осталар килеп бүрәнәне таслый башлагач, янә бер кыл чыртлап өзелгәнен ул үзе сизде. Р.Мулланурова. Кыл өстенә баскан чак Бик хәтәр, җаваплы, акыл дәрт-хистән көчлерәк чор. Хәлимәне күздән ычкындырмагыз, яме? Кыл өстенә баскан чагы аның. Н.Исәнбәт. – Әлбәттә, балалар. Канат йоннары каткан булса да, табигать җиңгән, ә башлары эшләмәгән, – диде тыныч кына Матвеев. – Кыл өстенә баскан чаклары. А.Мифтахетдинов. Кыл өстенә куелу к. кыл өстендә тору. Революциянең барлык киләчәге кыл өстенә куелган шушы дәһшәтле моментта Ленин, Үзәк комитет утырышын җыеп, көн тәртибенә кораллы күтәрелеш мәсьәләсен куйдылар. К.Нәҗми. Кыл өстенә кую Зур куркыныч астына кую. Врачлар Асиягә яңадан бала табарга киңәш итмәде, тормышын кыл өстенә куячагын кисәттеләр. Ә.Моталлапов. Кыл өстендә булу к. кыл өстендә тору. Операциядән соң [врач] өч тәүлек буена Фәйзерахман яныннан китмәде. Кеше гомере кыл өстендә иде ---. Б.Камалов. --- кызның язмышы бүген кыл өстендә була. М.Мәһдиев. Үзеңә мәгълүм: сугыш вакыты хәзер – яралыларның җаннары кыл өстендә. Р.-Н.Гүнтәкин. Диагноз минем иң начар шикләремне раслады: бу рак иде. --- Минем гомерем кыл өстендә иде. Юлдаш. Кыл өстендә (генә) йөрү Тәвәккәлләп куркыныч эшләргә керешү, бик нечкә, хәтәр юлдан йөрү. --- Сәлим хан яшелле-зәңгәрле тавыш белән бакырып җибәрде: – Хайван, --- мин анда кыл өстендә йөрим, ә ул кымыз чөмереп ята. Яу, яу чык калага! М.Хәбибуллин. Кыл өстендә калу 1) Көчкә-көчкә, чак-чак кына исән калу, бетә язу; юкка чыга язу. Син ай ярым урын өстендә яттың, кыл өстендә калган чакларың булды. Ә.Ерики. Менә әле кышның бер ае үткән юк, ике адәмне шул бураннар шәһит җибәрде. Ничәләренең җаннары кыл өстендә калып, бик зур бәхет илә генә котылдылар. Г.Ибраһимов; 2) к. кыл өстендә тору. Язмышы кыл өстендә генә эленеп калды. К.Нәҗми. Тагын берничә минуттан ротаның хәле кыл өстендә калачак. Г.Бәширов. Кыл өстендә тору Һәлакәт, бетү алдында тору; куркыныч, хәтәр хәлдә булу. Ә мин курыкмыйм, каравылбаш. Гомере кыл өстендә торган ханнан куркып буламы? М.Хәбибуллин. Күрдегезме уң һөҗүмчене? Һи-и-и... Пенальтины ничек бирде? Кыл өстендә тора иде бит команда. М.Мәһдиев. Илебезнең язмышы кыл өстендә торганда, --- төннәр буе микроскоп өстендә утыру Дәүләтшинга әллә ничек оят кебек тоела. И.Гази. Агаңның язмышы кыл өстендә тора, Камали энем. М.Әмир. Кыл сыймаслык (сыймаган) Бик тыгыз, тар. – Син кайтмасаң, бер мәшәкать кимрәк булыр иде, дим. Нәрсә, авыл кешесенең башка эше, башка кирәге беткән иде, дисеңме? Болай да... кыл сыймаган чакта эч пошырып йөрисең, [– диде Нәҗип]. Р.Мөхәммәдиев. Вакытың кыл сыймаслык, төрле кызыклы эшләрең күп була икән – картаерга вакыт юк, димәк. Мәдәни җомга. Кыл сыймау Эш тыгыз булу, эш күп булу. – Сезнең ише урындагы кешенең артына кыл сыймый торган вакытыдыр, – дигән булып, хәйләкәрләнеп, тегенең салпы ягына салам кыстырып маташты. Ф.Хөсни. Кыл сыярлык та Бернинди, һичнинди. [Тәнкыйтьләү] өчен кыл сыярлык та урын калдырмадың. А.Шамов. Кыл тибрәтү к. кыл кыймылдату. Кыл чабата кидерү (киендерү) Бик нык алдау. Син инде теге юлы да бер миңа кыл чабата кидердең. Ш.Камал. Кыл чаклы (да) к. кыл кадәр (дә). [Җәләл:] Мин гомеремдә кешедән бер кыл чаклы нәрсә алганым, ярдәм күргәнем юк. Г.Ибраһимов. Кылы бушау Булган көче, дәрманы озакка бармау, хәле бетү. Габделбәр тыштан һичкемгә сер бирергә исәбе юк шикелле күренергә тырышса да, эчтән кайсыдыр кылы бушый башлаганын тойды. Б.Камалов. Кылына кагылу к. кылын тартып (тарткалап, чиертеп) карау Яннарына бар, тартынма... Кылларына кагыл, сөйләш! Р.Рахман. Кылын басу Кешенең билгеле бер ягын (үзенчәлеген) белеп эш йөртү, эш алып бару; ул үзенчәлектән файдалану. [Анасы] мондый вакытларда аның кайсы кылын басарга кирәклеген ачык белә. Г.Ибраһимов. Кылын селкетү Хис-тойгы, кызыксыну уяту. --- ачык йөзле, җылы сүзле, тәмле ашлы булып та синең кылыңны да селкетә алмаган, ягъни син аңа битараф булган хатын-кыз белән яшәү дөресме? Ф.Фәтхелислам. Кылын тартып (тарткалап, чиертеп) карау Кемнең дә булса уй-фикерен белү өчен, аны сынап карау, киная белән сорашып, аның уен-фикерен белергә тырышу. Серне бирми генә, кайчан мин аның кылларын тарткалап карыйм. А.Шамов. Моннан берничә көн элек аны авыл советына чакырып, кылын тартып караганнар иде. А.Гыйләҗев. Бәлки, Бәлкыйс ирләр тарафыннан рәсми булмаган мөнәсәбәткә мохтаҗдыр? Тукта әле, кылларын тартып карарга кирәк. М.Мәһдиев. Кылын тибрәтү (чиртү) к. кылын тартып (тарткалап, чиртеп) карау. Хәзер инде колхозчыларның иң нечкә кылын чиертергә кирәк иде. Г.Бәширов. Кайсы кылны чиртергә дә белә бу хитрый, дип уйлады. Г.Ахунов. Хәмидулла солдат ул аның нинди кылына чиртәсен белә. М.Гали. Кылы да селкенмәү Ис китмәү; борчылмау. Кая ул үкерә-үкерә хатынын тукмаган атаның кулына сугу, өйдә кара тавыш тынганчы, багана хәтле гәүдәсе белән тышта йөри иде малай. Әнкәсенең күз яшьләренә аның кылы да селкенмәде. Н.Гыйматдинова. --- генерал Клембовскийның кисәтүле боерыгын укыдылар: «Әгәренки солдатлар сугышырга теләмиләр икән, бу очракта барлык туплар үз окопларыбызга ут яудырачак». Кыллары да селкенмәде 10 нчы полктагыларның! Ш.Рәкыйпов |