КЫЙШЫК-МЫЙШЫК с. сөйл. 1) Кыегаеп беткән, чалшайган, авышкан. Шуның өстенә квартирасы да әйбәттән түгел, Ягеднидәге авылча кара-каршы салынган кыйшык-мыйшык бер өй кисәгенең ярты ягыннан гыйбарәт иде. Г.Гобәй. Әмма гамьсез казлар аны танымады. Алай гына да түгел, шушы кыйшык-мыйшык каз бәбкәсенең алар суында йөзеп йөрүен һич кенә өнәмәде. В.Нуриев 2) Кыек-мыек. Аннары, эш өстәлендә өем-өем дәфтәр көтә иде, килеп утырды да кызыл карандашын кыйшык-мыйшык юллар өстендә йөртә башлады. Г.Гобәй |