КЫЙШЫК с. 1) Кыек, авыш хәлгә килгән, авышланган, кыегайган. Без мәктәп янындагы кысан, тар, тәбәнәк, почмакларыннан әче дым китмәгән кыйшык өйдә яшәп ятабыз. А.Гыйләҗев. Әмма шул мизгелдә ниндидер могҗизалы көч аны кочагында биешкән тәлинкә-савытлары, кыйшык урындыгы белән бергә кочаклап алды. Р.Мулланурова. --- бүлмә --- керле юрган япкан кыйшык тимер кровать белән --- өстәл һәм ике урындыктан гыйбарәт. А.Каһһар 2) Кия-кия чалшайган, кыегайган (аяк киеме тур.). Оялма бу киемнең тишегеннән, Катаңның катканыннан, кыйшыгыннан. Г.Тукай. Итеге башсыз булыр, --- Үкчәсе кыйшык, Кунычы китек --- булыр. Н.Исәнбәт 3) Табигый булмаган рәвешкә килгән; чалыш, кыек (авыз, күз һ.б. тур.). [Кияүнең] буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшык, күзе кыйшык. Г.Ибраһимов. Гает алдыннан тегүчегә озын буйлы, --- кыйшык күзле, үзсүзле --- бер байбәтчә керде. Ш.Маннур |