КЫЙШАЮ ф. 1) Авыш хәлгә килү, кыегаю, кыеклану, авышлану. Авылның читендә кечкенә генә, бер якка кыйшайган өй тора. Ә.Айдар. Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп. Ә.Еники. Табаннары кыйшайган калтыравык кул чанасын көчәнеп сөйри-сөйри тәмам алҗыган иде ---. Р.Мулланурова. Алар уң якка кыйшайган, урамга караган ике кечкенә тәрәзәле, каралган салам башлы йортка җитә башладылар. З.Зәйнуллин 2) Кия-кия чалшаю, кыегаю (аяк киеме тур.). Ул тәмәке төпчеген ачу белән идәнгә ыргытып, аны үкчәләре кыйшайган ертык ботинкасы белән тибә-тибә сүндерде. Г.Бәширов 3) Йөз, авыз, ирен һ.б.ш. бозылу, кыегаю, ямьсезләнү; чырай бозылу. Әмир Хаҗинең күзләре акайган, авызы кыйшайган, ил башы үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән иде. М.Хәбибуллин. Аның төсе сулган, күзләре нурсыз, йөзе кыйшайган иде. Ш.Камал. --- Тимеринең --- салам юанлыгы гына итеп калдырылган көл төсле мыегы мыскыллап кыйшайды. Г.Бәширов. Яшь туташның матур йөзе зәһәрләнеп кыйшайган иде. Н.Гыйматдинова 4) күч. Акылга җиңеләю. Картның бит әнә «түбәсе» кыйшайган. Нормаль кеше түгел ул! Н.Гыйматдинова Кыйшая бару Торган саен күбрәк кыйшаю. Бер якка тәмам кыйшая, читкә янтая барган малайны әнисе шундук күреп алды. А.Хәлим. Салихҗан --- капкадан керә-керешли бик эшлекле кыяфәттә --- бер якка кыйшая барган каралтыларны караган була. А.Вергазов Кыйшая башлау Кыйшаерга тотыну Кыйшая төшү Берникадәр, бераз кыйшаю. Нигезне тигез утыртмаганнармы, яңгыр, кар сулары кара эшен эшлиме, йорт кыйшая, чүгә төшкән. Р.Мулланурова Кыйшаеп бетү Тәмам, бөтенләй кыйшаю, тулысынча кыйшайган хәлгә килү. – Күрәсең бит, дәү әниеңнең бармаклары ничек яргаланып, тубырланып беткән, минекен кара тагы!.. – Зариф абый агач тамыры кебек боргаланып, кыйшаеп беткән бармакларын күрсәтеп алды. З.Фәйзи. Мөслихә әби, торып чыкккач, үз күзенә үзе ышанмады: элекке череп кыйшаеп беткән баганалар урынына таза, нык наратлар килеп утырган. Я.Зәнкиев. Менә үкчәсе ашалып, кыйшаеп беткән тупас ботинкалы берәү үтеп китә. А.Шамов Кыйшаеп калу Берәр хәлдән, гамәлдән соң, ниндидер сәбәпләр аркасында кыйшайган хәлгә килү Кыйшаеп китү Кисәк, кинәт, көтмәгәндә кыйшаю. [Укытучы] кайбер дәфтәрне почмагыннан чеметеп, җирәнеп кенә кулына ала, авызы кыйшаеп китә, йөзе чытыла. М.Мәһдиев. Галиулла картның җитен сакалы җилгә сибелә, киез эшләпәсе бер якка кыйшаеп киткән. Ф.Шәфигуллин. Утыргыч кыйшаеп китте, аяклар педальдән шуышып төштеләр. М.Юныс Кыйшаеп кую к. кыйшаеп китү. Өстәлдәге томалаулы ашамлыкны күргәч, Тукайның иреннәре кыйшаеп куйды. И.Нуруллин Кыйшаеп тору Кыйшайган хәлдә булу |