КЫЙШАЙТУ ф. 1) Авыш хәлгә китерү, кыегайту. Сираҗи, чүпрәк белән тотып, савытны электр плитәсеннән алды һәм, өстендәге капкачын ачкач, яктыга – тәрәзәгә таба кыйшайтты. Ф.Садриев. [Зөһрә] җиләкле савытын кыйшайтып күтәргән килеш чыга башлый. А.Әхмәт

2) Кыегайту, бер якка салындыру (башны, иңбашларны). Талда чутылдашып утырган чыпчык малайларына кадәр башларын кыйшайталар да елтыр күзләрен сары башмакларга төбиләр. Д.Аппакова. Госман бик үк үзе теләгәнчә булып бетмәгән бер эш хакында әйткән сыман, башын кыйшайтты да җавап бирде. Г.Ибраһимов

3) Кия-кия чалшайту, кыегайту (аяк киеме тур.). Күн итекнең үкчәләрен кыйшайту

4) Йөзне, авызны һ.б.ш. бозу, кыегайту, ямьсезләндерү; чырай бозу. Аңа нәрсә генә сөйләсә дә килешә, авыз-борыннарын ничек кенә итеп кыйшайтса да урынлы чыга. М.Әмир. Хатын, ашыгып, Таһирның бердәнбер рәсемен ак тастымал белән каплады. Таһирның күзе елтырый, ирен читен кыйшайтып көлә сыман. Р.Мулланурова. Соңра Хәбибуллин, ничектер, күңеле нечкәрүдән булса кирәк, авызын елмаюга охшатып бер якка кыйшайта. Ә.Еники. Каландаров ---, теше белән чикләвек ваткандай, авызын кыйшайтып: – Зөлфакаров – уңган бригадир! – диде. А.Каһһар

5) сөйл. Кулны, аякны каймыктыру, тайдыру, сөякне буыннар тоташкан урыннан чыгару. [Гыймади:] Анысы йөгерүен йөгерербез, тик менә беләк авырта, әле бер көн уйнаганда, кулны кыйшайткан идем, көрәшеп булса ярар иде. М.Гали

Кыйшайта бару Торган саен күбрәк кыйшайту

Кыйшайта башлау Кыйшатырга тотыну

Кыйшайта тору Бернигә карамастан кыйшайту

Кыйшайта төшү Аз гына кыйшайту. Язгы кояшка башларын кыйшайта төшеп ара-тирә карап куйгалаган солдатлар тыныч нәрсәләр турында тыныч кына сөйләшәләр. Г.Ибраһимов. Карт, кулы белән себерке сабына тотынып, башын кыйшайта төшебрәк кеткелдәп көлә. Г.Әпсәләмов. Һәм ул, ләззәтен татырга теләп булса кирәк, башын бер якка кыйшайта төшеп, тәмләп чәйнәргә тотынды. А.Шамов. – Бу суны чиләкләп эчсәң дә башка менмәячәк. Минем исерәсем килә, – дип, Смекун, стаканны кыйшайта төшеп, аның эченә күз салды. М.Юныс

Кыйшайтып бетерү Бөтенесен дә, барысын да кыйшайту

Кыйшайтып җибәрү Кинәттән, кисәк кыйшайту, кыйшайган хәлгә китерү. Шулвакыт мәчет өстендә асылынып калган болыт чиләген кыйшайтып җибәрде. М.Әмирханов

Кыйшайтып йөрү Кыйшайту белән шөгыльләнү, кыйшайту эшен дәвам итү

Кыйшайтып карау Кыйшайтырга тырышу

Кыйшайтып кую Кыйшайган хәлгә китерү. Гайниҗамал аның капкачын чама белән бер читтән ачык калдырып, кыйшайтыбрак куйды. А.Шамов // Көтмәгәндә, уйламаганда яки кисәк кыйшайту. Сәйфи авызын бөрештереп, башын кыйшайтып куйды. Г.Бәширов. Каюмның бу сүзләренә каршы Миңсылу авызын кыйшатып куйды. Ш.Камал. Ата кеше артта мыш-мыш килгән тавышны ишеткәч, елмайган төсле итеп иренен кыйшайтып куйды. Р.Зәйдулла

Кыйшайтып тору Берникадәр вакыт эчендә кыйшайткан хәлдә булу

Кыйшайтып чыгу Берәм-берәм, һәрберсен кыйшайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә