КЫЙТГА и. гар. 1) Бөтеннең бер өлеше, кисәге; бүлем 2) Җир шарының бер кисәге, континент; материкның бер кисәге. Күрәсең, урман-кырлар, бөтен-бөтен кыйтгалар буенча каңгырап йөри торгач, бирегә килеп чыккан немецлар гаиләсе иде бу. Р.Фәизов. Күл һәм елга буйларына кеше үзенә торак төзегән, судан азык тапкан, су юллары белән дөньяның башка кыйтгаларына барган. А.Муранов. --- тереклек ияләрен дөньяның бер кыйтгасыннан икенчесенә күчереп йөртү --- күпчелек очракларда зур зыяннар --- китерә. Кызыклар дөньясында 3) әд. Шигырь жанры; кыска гына язылган шигырь, парча. Шигырь вә кыйтгаларда булган бәгъзы читенрәк сүзләрне аңлатыр өчен, сәхифә төбенә шәрех тә төшерелде. Г.Тукай |