КЫЙССА и. гар. 1) Тарихи вакыйга яки риваятькә нигезләнгән, берничә сюжетлы, тезмә яки чәчмә рәвештә язылган әдәби әсәр жанры; дастанның бер төре.

2) Шул жанрда язылган матур әдәбият әсәре. Анда татарча эт бетергесез хикәяләр, кыйссалар өстенә, төрек романнарының да исәбе-хисабы юк иде. Г.Ибраһимов. «Аның хакында фикер-фәлән сөйләп торасы юк, тик Крылов бабайның «Күке илә әтәч» кыйссасын гына искә төшерәсе бар», – диде. Г.Тукай. Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, халык арасында йөргәндә легендаларны туплап, «Әбүгалисина» кыйссасын яза. Мәгърифәт

3) Әүлиялар, пәйгамбәрләр тормышы турында дини-тарихи хәбәр, риваять, легенда. Укыталар иде ул вакытта Төрле пәйгамбәрләр кыйссасын һәм аларның төрле могҗизасын. М.Гафури

4) Тормышта булган хәл, вакыйга турында ирекле рәвештә сөйләп бирелгән хикәя. Мин исә, мәҗлес халкына мәзәк әйтү чутыннан, теге ике бәрәңге кыйссасын сөйләп бирдем. Р.Фәизов. Эссе кояш астында, ялтырап яткан су буенда, Гадил ул кыйссаны бик җиңел генә, шаярып кына сөйләп ташлады. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә