КЫЙСМӘТ и. гар. иск. 1) Кисәк, өлеш. Бу өязне кыйлыйк өчкә кыйсмәт. Бәет 2) Язмыш, тәкъдир. Ләкин ни көтәсең, бервакыт җәй башы иде, ир уртасы гына гаилә башы ата-ана белән кызны шул алдау вә ялган белән тулы дөньяда бер дә билгесез бер кыйсмәтнең ихтыярына ташлады да китте. Ш.Камал 3) Бәхет; үз өлеше, насыйп нәрсә. Кыйсмәт булса, Әхмәди байның кызын алырмын. З.Бигиев |