КЫ’ЙСМӘН рәв. гар. иск. кит. Өлешчә, кисәк буларак. --- бу хәрәкәт басылгач, татар крестьяны кыйсмән «ясаклы» булып, кыйсмән үз милли алпавытларының колы булып калды. Г.Гобәйдуллин. Хәтта кыйсмән бу сүзләр өчен мин рәхмәт әйтергә дә бурычлымын. Ф.Әмирхан. 1909 –1913 нче еллар Россиядә --- иҗтимагый кузгалыш, эшчеләр хәрәкәте, шулай ук кыйсмән революция идеяләренең җанлана башлаган вакыты иде. Г.Нигъмәти. Мин моңа кыйсмән иштирак итәм. Г.Ибраһимов |