КЫЙРАЛУ ф. сөйл. 1) Ватылу, кырылу, җимерелү. Шулчак --- бер әтәч, бәрәңге бакчасыннан канатын чак сөйрәп килеп чыкты да, телсез калган халыкка да, вәйран кыйралып яткан төягенә дә илтифат бирми, --- тимер караватның аркасына --- очып менеп, «кикрикүк»не кычкырып җибәрде. Г.Якупова 2) күч. Дулкынлану, тирбәлү. Таулы дала бер офыктан икенче офыкка Газиз бабасының буш җиңсәсендәге кылганнар кебек миллионлаган көмеш учмалар белән кыйралып тирбәлә иде! А.Хәлим Кыйралып бетү Бөтенләй, тулысынча җимерелү, кыйралу; кыйралган хәлгә килү. Шул ук ишек аша ян-якка янтаеп, кыйралып беткән, урыны-урыны белән кычыткан басып киткән читәннәр, --- бакча артында гына шарлап агып яткан өязе таллыкларыннан өйгә кайры әчесе керә. А.Хәлим Кыйралып яту Күптәннән бирле кыйралган хәлдә булу |